Азнакайда тонировкалы машиналарны тикшерделәр
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда тонировкалы машиналарны тикшерделәр

Район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары техник регламент таләпләренә туры килмәгән тәрәзә, төсле пленка куелган транспорт чарасы белән идарә иткән шоферларны ачыклау буенча рейд уздырды.

Техник регламент таләбе буенча җил тәрәзәчекләренең яктылык кертү нормасы 75 проценттан, алдагы ян-яктагыларның һәм ишек пыялаларының 70 проценттан ким булмаска тиеш. Әмма көзге эффектлы пыяла куллану рөхсәт ителми.

Рейд барышында өч кешегә беркетмә төзелгән.


Нет комментариев