Азнакайда “Тонировка” рейды уздырылды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Тонировка” рейды уздырылды

5 июльдән 8 июльгә кадәр районда “Тонировка” профилактика чарасы уздырыла.

Акция кысаларында ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрергә яратучыларны ачыклау буенча рейдлар уздырачак.

– Техник регламент таләбе буенча  җил тәрәзәчекләренең яктылык кертү нормасы 75 проценттан, алдагы ян-яктагыларның һәм ишек пыялаларының 70 проценттан ким булмаска тиеш. Әмма көзге эффектлы пыяла куллану рөхсәт ителми. Хокук бозучыларга 500 сум күләмендә административ штраф каралган, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев