Азнакайда җәмәгать судьялары исерек шоферларга җәза карары чыгарды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда җәмәгать судьялары исерек шоферларга җәза карары чыгарды

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырып, юл йөрү кагыйдәләрен бозган шоферларның нинди катгый җәзага тартылулары турында һәрчак язып-сөйләп торылса да, андыйларның саны һич кенә дә кимеми.  

Бу атнада гына да Азнакай шәһәренең җәмәгать судьялары тарафыннан исерек килеш руль артына утырган ике машина йөртүчегә  карата административ җаваплылык турында карар чыгарылды. Аларның кайсы 30 мең сум күләмендә штрафка тартылып, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде, кайсы административ кулга алынды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев