Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы Дәүләт автоинспекциясе мобиль җайланмаларда «РФ Дәүләт хезмәтләре» кушымтасы аша язылуда кыенлыклар турында кисәтә

    Гаризаны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гамәлгә ашырыла.

    Автомототранспорт чараларын теркәү өчен район ЮХИДИ бүлекчәсенә Интернет челтәре аша язылу таләп ителә. Әлеге вакытта мобиль җайланмаларга урнаштырылган  «РФ Дәүләт хезмәтләре» кушымтасы аша язылуда еш кына кыенлыклар килеп чыга.

    – Кабул итүгә мобиль җайланмалар аша язылып булмый. Теркәү эшләрен башкару өчен браузер аша “РФ Дәүләт хезмәтләре”н (Госуслуги РФ) табып, шуннан гаризаны бирергә кирәк, – ди теркәү бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Илнар Гыймаев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: