Азнакайның яшь испекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтә
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайның яшь испекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтә

7 нче мәктәпнең “Зебра” яшь юл инспекторлары отрядына йөрүче укучылар 18 нче балалар бакчасында булдылар.

Сабыйлар ЮИДчылар  белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уеннар уйнадылар, үзләренең белемнәрен тикшерделәр.

Яшь инспекторлар җәяүлеләр өчен яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеге турында сөйләп, аларны бүләк итеп тә тараттылар.

– ЮИДчылар белән мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырбыз дип торабыз. Юл иминлеге кагыйдәләрен өйрәнгәндә бу бик мөһим, – ди “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев