Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Маяк» газетасының 17 июньдә чыккан яңа санына кыскача күзәтү

Хөрмәтле укучыларыбыз, бүген җомга, димәк, “Маяк”ның чираттагы саны дөнья күрде.

Ул, һәрвакыттагыча төрле кызыклы материалларга бай. Әйдәгез, аңа кыскача гына күзәтү ясап китик.

Туризмны үз иткән егет-кызларны Азнакайның гүзәл почмагындагы алан тәүге яшеллеге, сафлыгы белән каршы алды, дип Лилия Баянова Һәм Юлия Могила нефтьчеләр тормышыннан бер көн вакыйгалары белән бүлешәләр.

19 июнь – медицина хезмәткәрләре көне! Шул уңайдан газета битләрендә медицина хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итә.

Атна вакыйгаларының төп темасы- үткән ялларда Татарстан авыл-районнарында гөрләгән Сабан туйлары!

Көн үзәгендә-берләштерә торган бәйрәм: бүгенге сәяси һәм икътисади вәзгыятьтә Россия көне нинди мәгънәгә ия?-бу сорауга Айрат Сабиров җавапны бирә.

Туган җир рубрикасында Татарстан мелиорация системасы кайчан оешканын, Республика хуҗалыклары алдында нинди бурыч торганын һәм фермер хезмәтенең нинди әһәмиятькә ия икәнен укый аласыз.

Роспотребнадзор хаҗга барырга җыенган мөселманнарга киңәшләр бирде. Моңың белән җәмгыять рубрикасында якынрак танышып була.

СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА: бу рубрикада Югары Стәрле авылының фельдшеры - үз эшенең остасы, Ильфира Марсил кызы турында сүз барачак.

Шулай ук Зур Сукаешның ак әбисе, районыбызда үткән Сабан туй нәтиҗәләре, онкологик чирле балаларның савыгу мөмкинлекләре турында, иң популяр татар артисты Равил Шәрәфиев белән театр, эстрада, популярлык, сәясәткә мөнәсәбәте хакында, аш-су рубрикасында «Мохито» коктейленең рецепты, телепрограмма, котлаулар, файдалы киңәшләр- болар барсы да “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан укып белә аласыз.

Шуны да искәртеп үтәбез –  “Маяк” газетасына икенче яртыеллыкка язылу чоры тәмамланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Вакыт бик тиз уза, “Маяк” газетасына язылып калырга ашыгыгыз!

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев