Илбәк авылында яшәүче Абдулвалиевлар сайлауга зур гаиләләре белән килде
САЙЛАУ

Илбәк авылында яшәүче Абдулвалиевлар сайлауга зур гаиләләре белән килде

Алты бала тәрбияләүче, районыбызның иң үрнәк гаиләләренең берсе булган Айрат һәм Резеда Абдулвалиевлар.

Илбәк авылында урнашкан сайлау участогына иң беренчеләрдән булып килгәннәр. Алты шатлыгы булган ул-кызлары да үзләре белән! 

«Вакытның үткәне сизелми, бик тиздән балаларыбыз да балигълык яшенә җитеп, үз тавышларын бирер. Алар әлеге вакыйганың никадәр зур әһәмияткә булуын тоеп үссеннәр дип, сайлау участогына бергә килдек. Без бүген бик матур тормышта яшибез, киләчәгебез имин булсын, балаларыбызның киләчәге якты булсын дип тавыш бирдек», - ди Резеда ханым.

Сайлау комиссиясе әгъзалары гаиләгә бүләк тә әзерләгән иде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев