Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайлылар Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республиканың ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыклары арасында уздырылган бәйгедә Азнакай районыннан 5 җиңүче бар.

“Иң яхшы ярдәмче хуҗалык” номинациясендә Зилира Хөснетдинова һәм Илнур Арсланов, “Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы” номинациясендә Айрат Габдрахманов һәм Илзирә Габидуллина, "Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов грант оттылар.

Конкурста 191 кеше катнашкан, аларның 100 е грантка ия булган. Азнакайлылар иң күп грант отучылар сафында.

Әлеге бәйге авыл халкының активлыгын үстерү, мөгезле эре терлек санын арттыру максатларында үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев