Бүген шәһәребезнең “Шифа” үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе гөрләде.
Авыл хуҗалыгы оешмалары, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне саттылар. Монда сыер ите, каз, үрдәк, тавык түшкәләре, эче-башы, сөт, бал, җиләк-җимеш җитәрлек булды.
“Кәкре Елга”, “Тукай” хуҗалыклары уңганнары халыкны бәлеш, итле карабодай боткасы, коймаклар, кайнар чәй белән дә сыйладылар.
Азнакайлыларны Яңа ел белән район башлыгы урнбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде.
– Киләсе елда да табыннарыбыз мул, дөньяларыбыз тыныч булсын! – дип изге теләкләрен җиткерде.
Ә шәһәребез Мәдәният йорты артистлары үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.
.jpg)
Нет комментариев