Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде

Бүген шәһәрнең «Шифа» мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Бу юлы анда хуҗалыклардан тыш мәктәп һәм балалар бакчалары, Балалар иҗаты үзәге коллективлары, авыл җирлекләре дә актив катнашты.

- Ярминкәдә катнашып, азнакайлыларны үзләре җитештергән продукция белән сөендергән һәркемгә рәхмәт, - диде аны ачу да катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Сатуда, күңелең ни тели, барысы да мулдан иде. Халык бәрәңге, суганны, сөт продуктларын чират торып алып бетерде.

Җиңү бистәсе мәктәбе хезмәткәрләре үзләре үстергән үсентеләр дә алып килгән иде, аларны шулай ук яратып алдылар.

- Бөрлегән, борыч, чәчәк үсентеләренең барысын да укучылар үзебезнең лабораториядә үстерәләр, - ди Аида Гәрәева.

Ярминкәне районыбыз үзешчәннәренең җыр-моңнары да бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев