Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай механизаторларына сертификатлар тапшырыла - ФОТО

Һәр елны алдынгы механизаторларга кыр эшләре чорында сертификатлар тапшыру Азнакай районында матур традициягә әверелде.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов иң беренче булып әлеге премияләрне “Марс” хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тапшырды.

Биредә эшләр оешкан төстә бара. Техника чәчүгә төшкәнче әзерләнгән, кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән иде.

– Сертификатка 13 механизатор ия булды. Без 900 гектарда уҗым культураларын тукландырдык, 1500 гектарда күпьллык үләннәрне тырмаладык, туңга сөрү бетеп килә. 500 гектардан артык мәйданда иртә культуралар чәчелде. Кәефләр әйбәт, көннәр яхшы, эшләргә дә эшләргә, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

Районда бүгенге көндә 7 меңнән артык гектарда чәчү эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев