Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда көзге ярминкәләр башланды

Бүген Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.

Ярминкә әле беренче генә уздырылса да, халыкка тәкъдим ителгән товарларның күплеге сөендерә: теләгән бере үзебездә җитештерелгән итен дә, сөтен-маен, кәбестә-кишерен, балын да сатып ала алды. 

Ярминкәнең башлану вакыты 9.00 сәгатьтә дип билгеләнсә дә, шәһәрнең «Шифа» үзәге каршындагы мәйданда иртән-иртүк кызу алыш-биреш башланган иде.

- Бүгенге ярминкә әле соңгысы булмаячак, ел саен шулай ярминкәләрдә катнашып, шәһәрдәшләрне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткән авыл уңганнарына зур рәхмәт, — диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны сәламләп. 

Карамалы авылында яшәүче Хәлимовлар гаиләсе ярминкәгә күпләп тавык, үрдәк ите алып килгән.

- Үрдәкне ел саен 200 баш үстерәбез. Үрдәк бибиләрен күпчелек үзебез чыгарабыз яки бер тәүлек зурлыктагыларын алып үстерәбез, - ди Зөлфия ханым.

Ярминкәдә бал продукциясе дә мулдан булды. Сәгадәт Гомәров – 8нче буын умартачы икән.

- Әти умартачы булып эшләде, кечкенәдән аның кул арасына кереп, әлеге эшнең нечкәлекләрен белеп үстек. Олы яшьтә булсак та, кортлардан аерыласы бер дә килми, - ди ул. 

Беренче көзге ярминкәдә авыл клублары, китапханә коллективлары да актив катнашты.

- Үзебез үстергән, әзерләгән сый-нигъмәтләрне алып килдек. Иртән- иртүк чират торып алдылар, - ди Сәпәй авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Латыйпова. 

Сәпәйдә яшәүче Гәрәйшиннар халыкка мулдан кәбестәсен, помидор-кыярын тәкъдим итте. Фәридә апа үстергән чәчәк үсентеләре дә күпләрне кызыксындырды.

- Чәчәкләр – минем стихиям, аларны кечкенәдән яратсам да, эшләгән чорда күпләп үстерү, үрчетү мөмкинлеге булмады. Лаелы ялда булгач, рәхәтләнәм менә. Бөтен бакчабыз шау чәчәктә утыра, хризантемаларны аеруча яратам, - ди авыл уңганы. 

Ярминкәдә эре терлек итенә ихтыяҗ аеруча зур булды. Машиналар кырындагы озын-озын чиратлар да әнә шул хакта сөйли. Авылдагылар шәһәр халкына итне килограммын 450-480 сумнан тәкъдим итте.

Ярминкәгә килүчеләр үзешчәннәребез әзерләгән концерт номерларын да яратып карады.

 

Ярминкә бәяләре

  • Эре терлек ите – 450-480 сум
  • Ит фаршы – 490 сум
  • Тавык– килограммы 320 сум
  • Үрдәк – килосы 650 сум
  • Йомырка – 70 сум
  • Кәбестә – 25-35 сум
  • Кишер – 35 сум
  • Кызыл чөгендер – 25 сум
  • Сарымсак – 250-350 сум
  • Бәрәңге – килосы 35 сумнан башлана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев