Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы авыл яшьләре спартакиадасының быелгы җиңүчесе билгеле!

Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырылучы Азнакай районы авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы быел Тымытык авылында үтте

27 команда спортчыларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, барысына да уңышлар теләде.

— Авылыгыз данын яклап, бирегә көч сынашырга килгән һәркемгә рәхмәт. Барыгызга да уңышлар насыйп булсын! — диде Марсель Шәйдуллин.

Ул шулай ук махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан батыр якташ егетләребезгә бүләкләр дә тапшырды.  Азнакай хәрби комиссары урынбасары Раушан Йосыпов, Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева спортчыларны, килгән кунакларны тәбрикләгәннән соң, төрле мәйданнарда ярышлар старт алды. 

Аркан тарту, мас-рестлинг, милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү, шашка, шахмат, өстәл теннисы, хоккей, волейбол... тамашачылар һәр спорт ярышын бирелеп тамаша кылды. Аркылы пычкы белән утын кисү бәйгесе дә, елдагыча, «кызу» шартларда үтте. 

Быел киеренке көрәштә беренчелекне Тымытык авылы командасы бирмәде. Актүбәлеләр шулай ук беренче булдылар. Әгерҗе — икенчедә, Чалпы авылы яшьләре — өченчедә. Мәлбагыш авыл җирлеге командасы дүртенче урынны алды. Җиңүче командаларга акчалата сертификатлар тапшырылды, ул җирлекне үстерү, төзекләндерүгә тотылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев