Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Күкрәк сөте имгән бала сәламәт була

Бөтендөнья бала имезү атналыгы 1 августтан 7 августка кадәр үткәрелә.

Аның максаты – хатын-кызларга бала сәламәтлеге өчен күкрәк сөте имезүнең өстенлеге турында сөйләү.

Район үзәк сырхауханәсе белгечләре дә Бөтендөнья бала имезү атналыгына кушылып, ел саен күкрәк сөте имезүче әниләр өчен төрле чаралар үткәреп килә. Быел да моңа игътибар зур.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары фикеренчә, күкрәк сөте имезү ана һәм баланың сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Барлык әниләр дә диярлек күкрәк сөте имезә алса, ел саен 800 меңнән артык бала гомерен саклап калырга мөмкин булыр иде. Күкрәк сөте имезү анада күкрәк яман шеше, күкәйлек яман шеше, 2 тибындагы диабет һәм йөрәк авыруларының үсү куркынычын киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев