Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау көне

1948 елдан – Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы (ВОЗ) төзелгәннән бирле үткәрелеп килгән бу көн быел шәфкать туташлары һәм акушерларны яклау шигаре астында уза.

Әйе, коронавирус белән туган хәзерге вәзгыятьтә бу аеруча актуаль. Ни дисәң дә, авыруларны дәвалауда көне-төне аяк өстендә булган, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган, алар белән турыдан-туры аралашкан бу һөнәр ияләренә ничек кадер-хөрмәт тумасын?! Аларга сихәтлек телибез, алар белән горурланабыз.

Үзебезнең “Маяк” редакциясендә дә бу көнне ел да максатчан чаралар үткәрәбез, физик күнегүләр ясыйбыз, үзебезнең Чатыртауда җыйган үләннәрдән чәйләр эчәбез. Быел, әлбәттә, коронавирус белән бәйле рәвештә, аларны бераз чикләргә туры килде, ягъни бердәм купмадык, бүлмәләрдә генә зарядка ясап, чәйләп алдык. Барыбыз да исән-имин, сәламәт булыйк, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев