Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Бүген Азнакай халкы кар көнен билгеләп үтә алачак

Гыйнварның соңгы якшәмбесендә Бөтендөнья кар көне билгеләп үтелә. Быел ул 23 гыйнварга туры килде.

23 нче гыйнвар - Бөтендөнья кар көне, икенче төрле аны Халыкара кышкы спорт төрләре көне дип тә атап йөртәләр. Әлбәттә ул иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Аны 2012нче елда Халыкара чаңгы спорты федерациясе ел да уздыру тәкъдимен кертә. Билгеле, бу хуплап кабул ителә һәм бәйрәм чараларына елдан-ел төрле илләрдән катнашучылар да өстәлә бара.

Бүген бәйрәм исәбеннән, табигать кочагында кызыклы бәйгеләр, ярышлар, уеннар һәм төрле күңел ачу чаралары оештырырга ярый һәм кирәк. Болай булган очракта гына, халыкны актив рәвештә кышкы спорт төрләренә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә массакүләм эш башкарылачак.

Бөтендөнья кар көне - аклыкка төренгән серле җиһаннан илһам алып, сокланырга, кар яуганга ихлас күңелдән шатланырга, һәм иң мөһиме, киләсе кышкы сезонга кадәр җитәрлек тәэсирләр, уңай эмоция алырга шәп мөмкинлек  бирә.

Фото архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев