Азнакай районы авылларыннан өлкәннәрне диспанцеризациягә махсус автобиль йөртә (ФОТО)
Авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге кешеләрне район үзәк сырхауханәсенә диспанцеризация узуга һәм белгечләргә тикшеренергә хәзер махсус автобиль йөртә.
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә барлык уңайлыклары булган мондый транспорт “Өлкән буын” федераль проекты нигезендә 4 сентябрьдә кайтты. Аны тантаналы шартларда Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Социаль хезмәткәрләр сырхауханәдән бирелгән исемлек буенча әлеге машинада авыллардан 24 өлкән кешене диспансеризациягә алып килгәннәр инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев