Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Турнир өлкәннәрне күрештерде

Инде матур традиция буенча, 3 октябрь көнне шәһәребезнең бильярд клубында Өлкәннәр көненә һәм Ватан сугышы солдатлары Галиев Габделгалим Мөхәммәтгали улы, Газизуллин Канәгать Газизулла улы истәлегенә багышланган бильярд турниры узды.

Әлеге көзге очрашуны инде менә дистәләгән еллар Галиевлар һәм Газизуллиннар гаиләләре оештырып килә. Алар әнә шулай район тарихында үз эзләрен калдырган әтиләре истәлеген яңартып торалар.

Спорт бәйрәмен Розалия һәм Фоат Галиевлар анда катнашучыларны сәламләп һәм изге теләкләрен җиткереп ачып җибәрделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелек исеменнән чыгыш ясап өлкәннәребезгә сихәтлек, бәйрәм рухы һәм бәйгедә җиңүләр теләде.

Бүлмәдәге бильярд өстәлләре тирәсендә һәвәскәр спортчылар мәш килә. Алар шулай бәйге алдыннан осталыкларын чарлыйлар. Алар арасында яше сиксәннән өстәләр дә, әле генә олы тормышка аяк баскан яшьләр дә бар. Бүген барысын да кий-спорт әнә шулай бергә җыйды.

Бәйге ничек дәртле башланса, шулай мавыгулы дәвам итте. Кий астыннан тәгәрәп чыккан һәр шарның хәрәкәтен барысы да тын да алмый күзәтте. Туры бәреп ояга чумган берен шаулап “озата” тордылар.

Һәр бәйгенең финалы, җиңүчеләре була. Бүгенге ярышлар да иң осталарны барлады. Күбесе Әлмәт шәһәреннән килгән тәҗрибәле спортчылар булып чыкты: дүртенче урында – Владимир Дидикин,өченчедә – Гамир Заһидуллин, икенчедә – Альберт Якупов. Ә инде төп җиңүче – Актүбә бистәсендә яшәүче Равил Бахтиозин.

Бильярд сөючеләр үзләренең спортта осталыгын гына түгел, ә бердәм, яхшы дуслар булуларын да күрсәттеләр.           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев