Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Татарстан нефтьчеләре Азнакайда туп тибә - ФОТО һәм ВИДЕО

“Татнефть” хезмәткәрләренең XXXI Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда 24 команда катнаша.

(Азнакай, 26 май, Таңсылу САНИЕВА) Бүген шәһәребезнең “Юбилейный” стадионында “Татнефть” хезмәткәрләренең XXXI Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар бара.

Анда 24 команда катнаша.

Спартакиаданы ачу тантанасында “Татнефть” җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов та катнашты.

Татарстан нефтьчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләп, спартакиаданы бездә кабул итүне зур дәрәҗә дип билгеләп үтте.

Үзенең чыгышында ул шулай ук нефтьчеләрнең шәһәр һәм районыбыз үсешенә керткән өлешен югары бәяләде һәм “Татнефть” җәмгыяте, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев