Яр Чаллы шәһәрендә узган билбаулы көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә илебезнең сигез төбәгеннән 170 спортч катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Юбилейный” спорт мәктәбе көрәшчесе Азалия Сафина да бар иде. Ул 52 килограмм авырлык категориясендә өченче урынга лаек булды. Гомумкоманда беренчелегендә республика көрәшчеләре җиңү яуладылар.
Спортчы тренера Зөлфия Гардиева кул астында шөгыльләнә.
Нет комментариев