Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда шахмат буенча район турниры үтте

Соңгы елларда районыбызда шахмат хәрәкәтен үстерүгә игътибар артты: Балалар иҗаты үзәгендә шахмат түгәрәкләре алып барыла, шәһәребездә шахмат клубы эшли, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында шахмат зоналары ачылды.

Бүген шахмат клубында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар үтте. Ул коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында уздырылды.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галеева  уенчыларга уңышлар юллап, турнирга килгән командаларга рәхмәтен җиткерде.

Ярышларны ачу тантанасында шәһәр прокуроры ярдәмчесе Илмира Камалиева да катнашты. Үзенең чыгышында ул прокуратура тарафыннан алып барылган чаралар белән таныштырды.

Галина Матюшенко Урсай авылыннан ук килгән.

– Турнир турында киявем әйткәч, килергә булдым. Безнең өйдә шахматны барысы да уйный: балалар да, оныклар да. Фикер йөртергә өйрәнергә, башны “эшләтергә” бик әйбәт, – ди ул.

Урманай авылыннан килгән Елена Кәрамованы шахмат уйнарга малае Роберт өйрәткән.

– Районыбызда шахмат белән кызыксынучылар саны тагын да артсын иде, – ди Елена.

“Коррупция – шахматчылар күзлегеннән” дип аталган әлеге район турнирында хатын-кызлар арасында Нурия Нургалиева җиңү яулады (район башкарма комитеты). Гүзәл Тимбакова (район башкарма комитеты) – икенчедә, Галина Матюшенко – өченчедә.

Ир-атлар арасында Фәнүс Ахунҗанов (шәһәр башкарма комитеты) беренче  булды. Мөрәрис Ханнанов (“Витязь”) – икенче, Зөфәр Муллин (ветераннар советы) өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев