Азнакайда район башлыгы кубогына көрәш турниры бара
Район ярышларында 150 спортчы бил алыша
Бүген шәһәрнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында район башлыгы кубогына көрәш һәм билбау көрәше буенча турнир уза.
Район-шәһәр мәктәпләрендә укучылар, техникум студентлары 23 авырлык категориясендә ярыша. Алар арасында билбаулы көрәш белән шөгыльләнүче кызлар да бар.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.
«Азнакай районы элек-электән үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан. Бүген аларның юлын яшьләребез дәвам итә. Без оеспублика, Россия, дөнья күләмендә уңышка ирешеп, танылу алган спортчылар белән горурлана алабыз. Киләчәктә сезне дә пьедесталда күрергә насыйп булсын», - диде Марсель Шәйдуллин, көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Бүген балалар гына түгел, өлкәннәр дә келәмгә чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев