Азнакайда ир-егетләр ат өстендә көрәштеләр
Бүген Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәшү буенча ярышлар узды.
"Татнефть" җәмгыяте оешуның 75 еллыгы уңаеннан уздырылган ярышларда Казан, Кукмара, Лениногорск, Бөгелмә, Дагыстан, Башкортстан, Ставропольскидан 60ка якын спортчы катнашты. Бу юлы турнирда өлкәннәр генә түгел, яшүсмерләр дә ат өстендә бил алышты.
Спортчылар арасында Россия чемпионнары да, әле тәүге тапкыр гына катнашучылар да бар иде. Кайбер егетләргә, "чистага" җиңү өчен, 3 секунд вакыт та җитте.
Ярышлар хакында тулырак һәм аның нәтиҗәләре белән "Маяк" газетасында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев