Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда яшүсмерләр үзләрен шахмат ярышларында сынадылар

Шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә эшләп килүче Шахмат клубында мәктәп укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда беренчелегенә район ярышлары узды.

Турнирда 10 мәктәптән 34 укучы катнашып, әлеге спорт төрендә үзләренең көчләрен сынадылар.

Ярышлар 4 категория буенча үтте: “Кызлар”, “Малайлар”, “Яшүсмерләр”, “Команда беренчелеге”.

1-5 сыйныфта укучы кыз балалар арасында 3 нче мәктәптән Нәзилә һәм Илгизә Джанзаковалар беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. Алар Балалар иҗаты үзәгендә оештырылган түгәрәктә шөгыльләнәләр. Җитәкчеләре – С.Салихов. Өченче урында – Ралина Гәрәева (2 нче мәктәп укучысы, җитәкчесе И.Гыйззәтуллин).

1-5 сыйныфта укучы малайлар арасында 1 нче һәм 2 нче урыннарны 2 нче мәктәптән Радель Зарипов белән Самир Нәгыймов җиңү яуладылар. Җитәкчеләре – И.Гыйззәтуллин. Өченчедә – Ранель Солтанов (5 нче мәктәп, Н.Хөсәенова).

 Яшүсмерләр арасында беренче урын – Кәрим Галеевта, икенчедә – Әмир Шәйхулов (3 нче мәктәп). Җитәкчеләре – С.Салихов. Өченче урынны Сарлыдан Ирек Хикмәтуллин алды. Җитәкчесе – Г.Хәбибуллина.

Команда беренчелегендә шәһәр Балалар иҗатының “Каиссия” командасы җиңү яулады. 

– Җиңү яулаган, призлы урыннар алган укучыларның барысы да район мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнделәр, – ди шәһәр Балалар иҗаты үзәге бүлек мөдире Рузилә Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев