Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Азнакайда грек-рим көрәше буенча республика турниры узды

“Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында СССРның спорт остасы Ибраһим Мингалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры үтте

Спортчыларны тәбрикләп, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов аларның барысына да уңышлар теләде.

Республика ярышларында  Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Урыссудан 100дән артык кеше беренчелек өчен көрәште. Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Радмир Абдуллин һәм Рияз Шәймөхәммәтов үз үлчәмнәрендә чемпион калдылар. Салават Шәйхулов – икенче, Айгиз Абдуллин, Әмир Нурудинов һәм Тимур Газизов өченче урыннарга лаек булдылар.

Айгиз Абдуллин шулай ук “Иң яшь катнашучы” номинациясендә дә билгеләп үтелде.

Спортчылар тренерлар Илшат Муллаянов һәм Айнур Абдуллин кул астында шөгыльләнәләр.

          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев