Азнакай ветераннары көч сынаштылар
Ярышларны төп оештыручы – Азнакай ветераннар советы.
Азнакай шәһәренең шахмат клубында 55 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында Ватан Геройлары көненә багышланган шашка-шахмат ярышлары узды.
«Турнирны оештыру һәм үткәрүдә Азнакай районы буенча шахмат Федерациясе җитәкчесе Роза Галеева, Балалар иҗаты үзәге җитәкчеләре һәм педагоглары, пенсионерлар берлеге рәисе Зөфәр Әхмәтовның ныклы ярдәмнәрен тойдык. Турнир ул бер-берең белән аралашу, танышу да бит әле. Ветераннарыбыз бик канәгать калдылар», – ди район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.
Ир-егетләр арасында шашка буенча Муратбай Олтынбаев. Шахмат буенча Сирин Салихов; хатын-кызлардан шахмат буенча Нурия Нургалиева, шашка буенча Тәнзилә Габдрахманова җиңү яуладылар. Алар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары арасында Баулы шәһәрендә узачак ярышларда катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев