Азнакай спортчысы грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында призлы урын яулады
СПОРТ

Азнакай спортчысы грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында призлы урын яулады

Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшькәчә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Анда илебезнең төрле почмакларыннан 14 команда катнашты. Азнакай шәһәренең “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Салават Шәйхулов 38 килограмма авырлыкта икенче урынга лаек булды.

Спортчының тренерлары: Илшат Муллаянов, Айнур Абдуллин.


Нет комментариев