Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Велосипедчыларга штраф бармы?

Һава торышы әз генә җылыту белән, күпләр тимер атларын – велосипедларын иярләгәндер.

 Әмма “Мин велосипедта, машинада түгел”, –  дип кенә юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмый хәрәкәт итәргә ярамаганлыгын бар кеше дә белеп бетерми шикелле.

– Велосипедта кагыйдә бозучыларга, башка транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә кебек үк административ җаваплылык каралган.  Штраф күләме 800 сум тәшкил итә. Эчкән килеш йөрүчеләр  өчен ул 1500 сумга кадәр җитә. Шунысын истә тотарга кирәк, машина юлына велосипедта 14 яшьтән соң гына чыгарга рөхсәт ителә. Бу очракта юлның сул ягына якынрак хәрәкәт итәргә кирәк. Җәяүле юлыннан велосипедка утырып чыгу рөхсәт ителми, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев.

Велоюллар каралмаган тротуарлар буйлап хәрәкәт итү тыелмый, әмма бу очракта җәяүлеләргә комачауламаска кирәк. Велосипед белән бер генә кул белән идарә итәргә, пассажирлар утыртып йөрергә ярамый. Җиде яшькәчә балаларны бары тик махсус урындыкта һәм тротуарлар, велоюллар һәм парклардагы җәяүлеләр юлларында гына йөртергә рөхсәт ителә. Кич белән велосипедта чыгасыз икән, киемегезгә яктылык кайтаргыч элемент тагарга онытмагыз.

7 яшьтән кечерәк балалар велосипедта бары тик тротуарлар, махсус юллар буйлап кына хәрәкәт итә ала.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев