“Маяк” газетасы хезмәткәрләре шәһәрне чистартуга үз өлешен кертте
Районыбызда 1 апрельдән санитар икеайлык бара.
Әлеге вакыт эчендә район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды.
Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә берктелгән территорияләрне чистартты. Шимбә өмәләреннән “Маяк” газетасы редакциясе коллективы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын, М.Хәсәнов урамының үзләренә беркетелгән урынын коллектив тиз арада ялт иттереп җыештырып куйды.
Санитар икеайлык дәвам итә. Язгы өмәләргә бердәм кушылып, үзебез яшәгән тирә-юнебезне чистартудан читтә калмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев