Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда исерек шофер бер елга хөкем ителде

Азнакай шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады

Моңа кадәр машинага исерек килеш утырып, инде административ җаваплылыкка тартылган шофер үзенә сабак алмый. Узган елның декабрендә ул янә спиртлы эчемлекләр куллана һәм машинасына утырып чыгып китә. Бәхеткә, ЮХИДИ инспекторлары кулына эләгә.

Суд карары белән ул бер елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук азнакайлы 3,6 ел дәвамында транспорт чарасы белән идарә итә алмаячак. Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев