Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә “Яңа ел фантазияләре” дигән иҗади чара узды.
Башта балалар үзләренең яраткан бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Баксаң, барысы да могҗизаларга бай Яңа ел бәйрәмен көтеп ала икән.
Аннан соң алар фантазияләр дөньясына чумып, үз куллары белән Яңа елга төрле әйберләр ясадылар. Мондый чаралар балаларны осталыкка гына түгел, матурлыкны күрергә дә өйрәтә.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Нет комментариев