Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яңа Юлда Чыршы ачылды (ФОТО)

Шәһәребезнең иң зур микрорайоны булган Яңа Юл бистәсендә 27 декабрьдә чыршы ачылды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров халыкны  якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары олысын-кечесен төрле уеннарга тартып, тәмле бүләкләрен өләштеләр.

– Елдан-ел Яңа Юл микрорайны үсә, матурлана. Быел биредә тротуар салынды, киләсе елда да бу эш дәвам итәчәк. Шулай ук күп функцияле үзәк сафка басачак, –  дип яңалыклар белән дә уртаклашты Марат Солтанов.

– Быел Яңа Юлда 500 төп агач утыртылды, территорияләрдә чүпләрне чабу буенча өмәләр оештырылды. Киләчәктә үзебезнең инеш буен да төзек, матур ял урыны итеп күрәсе килә. Балаларга уен мәйданчыклары да булыр дип ышанабыз. Бүгенге күңелле кичәне җырлары-уеннары белән матур итеп алып барган Балалар иҗат үзәге коллективына, мәйданны матур итеп бизәгән «Нефтемаш» заводына рәхмәтлебез. Яңа ел ялларында да чыршы яны гөр килеп торсын, – диде Риф Самаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев