Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Хөрмәтебез чиксез сезгә, өлкән буын: Чубар-Абдул авыл җирлеге өлкәннәр ункөнлегенә кушылды

Чубар-Абдул авылы мәдәният йортында, өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган «Бер яшьлектә-бер картлыкта» дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Мәдәният йортында оештырылган ял концерты, котлау сүзләре һәм матур җырлар өлкәннәрнең күңелләрен тагын да сөендерде. Алар үз чиратында кичәдә бик актив катнаштылар.
Бәйрәмгә әверелгән матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте.

" Өлкәннәр көне – бик үзенчәлекле, күңелләрне дулкынландыра торган бәйрәм ул. Өлкән буын вәкилләре даими хөрмәткә, ихтирамга лаек. Без аларга үзебезнең җылыны бирергә, ярдәм кулыбызны сузарга бурычлы, декада дәвамында гына түгел, ә ел дәвамында.  Алар һичшиксез игътибарсыз калырга тиеш түгел," -ди Чубар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

 

"-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев