Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Әниләр һәм бәбиләр” музыкаль проекты – Азнакайда

Халыкара Гаилә көне уңаеннан 28 майда Азнакайда Ишкәев исемендәге ял паркында зур бәйрәм оештырыла.

Анда танылган татар эстрадасы җырчылары – “Әниләр һәм бәбиләр” проекты геройлары Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова-Куприянова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова һәм Гөлнара Габидуллина үзләренең гаиләләре белән концерт бирәчәк.

“Демография” милли проектын һәм “Ныклы гаилә” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хале актларын теркәү идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” республика агентлыгы теләктәшлегендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында “Әниләр һәм бәбиләр музыкаль проекты үткәрелә. Анда биш иҗади гаилә – Илсур һәм Лилия (Муллагалиева) Гыймадиевлар, Илназ һәм Гүзәл Бах, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Маским һәм Зәмирә Куприяновлар үзләренең балалары белән катнаша. Проект киңәйгәннән-киңәя бара, аңа башка артистлар да өстәлә. Мәсәлән, Азнакайда җырчы Гөлнара Габидулина гаиләсе дә кушыла.

Бер-берсе белән аралашып яшәүче әлеге җырчы ханымнар 2016 елда барысы да бәби көтә. Шунда Лилия Муллагалиеваның башында бик матур уй туа: ул үзенең “Бәби көтәбез дигән җырына бергәләп клип төшерергә тәкъдим итә. Менә шулай проектка нигез салына. Аннан бер концертта Гүзәл Идрисованың “Бишек җыры”н биш әни сәхнәгә коляскалар белән чыгып башкара. Аннан соң “Бәби көтәбез” җырына икенче серия итеп тагын бер текст языла. Ул “Бәхетле бул, бәбкәем!” дип атала. Тагын балалар белән бергә матур клип төшерәләр.

– Без генә түгел, балалар, ирләребез дуслашты. Иҗат кешесе үз тормышы белән яшәргә күнеккән, ә без, бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп, туганлашып беттек. Шунда иҗади дуслыгыбыз бер-ике җыр белән генә тәмамланырга тиеш түгел, «Әниләр һәм бәбиләр» проектын күбрәк кеше игътибарына тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер туды. Шөкер, кызлар бу идеяне күтәреп алды. Бүген инде концертларыбызда чыгыш ясарга шәһәрләрдә, районнарда яшәүче иҗади гаиләләрне дә тартабыз, – ди Лилия Муллагалиева.

Проектның исемендә «әтиләр» сүзе булмаса да, бу – әниле-әтиле-бәбиле проект.

– Гаилә ул – бер дәүләт, шуңа күрә балалар да, ир дә, хатын да бер идея өчен янып йөри. Әтиләрсез, аларның ярдәменнән башка проектыбыз тормышка ашмаган булыр иде, – ди Лилия Муллагалиева. – Безнең максат – киләчәктә барлык иҗат, сәнгать коллективларын җыеп, зур Гаилә фестивале уздыру. Күп балалы гаиләләр белән бергә аңа яшь гаиләләрне, кияүгә чыкмаган кызларны, өйләнмәгән егетләрне җәлеп итү нияте дә бар. Дөньяда иң мөһим әйбер – ул гаилә. Бу проект белән халыкка гаилә мәнфәнгатьләренең бар нәрсәдән югары икәнен крсәтәсебез килә.

– Бүгенге көндә гаилә төзү, демографияне күтәрү ил дәрәҗәсендәге мөһим мәсьәлә. Безнең проектны күреп алып, үз канаты астына алган дәүләт оешмаларына рәхмәт. Быелдан тамашачы белән очрашубызны гади концерт рәвешендә генә алып бармыйча, кунакка барган районнан күп балалы гаиләләрне дә катнаштыру күздә тотыла, – ди проектның арт-директоры, 17 ел ЗАГС өлкәсендә хезмәт куйган Гөлнара Хафизова.

Артистларыбыз әнә шундый югары уй-хыяллар белән янып яшиләр. Пандемия аларны иҗатта яңа алымнар эзләргә этәрде.

– Икең дә артист булган гаиләләр өчен бик авыр ел булды. Пандемия чорында күп кенә артистларыбыз эшсез, акчасыз калды. Ярый гаиләңдә берең башка өлкәдә эшләсә. Гаиләне туйдыру өчен артистлар арасында заводларга, төзелешкә эшкә китүчеләр булды. Һәрберебезең “подушка безопасности”, ягъни башка төрле һөнәргә дә ия булу кирәклеген төшендерде бу афәт, яки хөкүмәт трафыннан яклау булырга тиеш, – ди Лилия Муллагалиева. – Электән халыкта шундый фикер яши, янәсе, артист халкы гаилә корырга сәләтсез. Без бу стереотипны җимердек. Проект өстендә эшли башлаганда 21 кеше идек, хәзер 24 кә җитте. Зәмирәнең өченче баласы туды. Башка кызларыбыз да бәби алып кайтырга уйлыйлар. Гаилә нык булганда гына дәүләт тотрыклы була. Безнең өчен иң беренче чиратта гаилә, ир белән хатын, балалар арасында яхшы мөнәсәбәт. Гаилә ныклы, бердәм булганда, барлык авырлыкларны җиңеп була. Иҗат гаиләләрен күтәрәсебез килә, киләчәктә үрнәк күп балалы гаиләләр күбрәк булсын иде.

Артистларның тормышы белән тагын да якыннанрак концертта танышырга була. Азнакайда әле моңа кадәр сәхнә йолдызларының бәбиләре белән чыгыш ясаганы юк иде. Бик күңелле һәм үзенчәлекле бәйрәм булачак, рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев