Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Каравон” фестивалендә Азнакай районыннан 2 коллектив катнашты

Быел бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары буларак Надежда Бабкина һәм “Русская песня” Мәскәү фольклор театры чакырулы иде.

XXVI “Каравон” Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә Азнакай районыннан 2 коллектив чыгыш ясады.

Алар – Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендәге “Калинушка” җыр һәм бию ансамбле һәм Равил Каримов җитәкчелегәндәге “Ләззәт” бию коллективы.

Лаеш районы Русское Никольское авылында уздырылган фестивальдә 11 төбәктән 30 ансамбль үзенең иҗатын күрсәтте.

Рус мәдәниятын сөючеләрне бу бәйрәм ел да бер аланга җыя. Быел бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары буларак Надежда Бабкина һәм “Русская песня” Мәскәү фольклор театры чакырулы иде.

Бәйрәмдә 320 оста үз кул эшләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев