Гаилә — ил терәге
МӘДӘНИЯТ

Гаилә — ил терәге

Азнакай районы Әгерҗе авылы мәдәният хезмәткәрләре «Туй күлмәге» күргәзмәсе әзерлиләр

Гаилә тормышы Кызыл туйдан башлана. Булачак килен туй күлмәге кия. Һәрбер чорның үз гореф-гадәтләре, йолалары. Болар туй күлмәкләре, костюмнар, аяк киемнәрендә дә чагылыш таба.

Әгерҗе авылында «Гаилә елы» кысаларында төрле заманнардагы туй күлмәкләре, бизәнү әйберләре, чигелешләрдән күргәзмә әзерлиләр. 

— Максатыбыз: халкыбызның бай мирасын барлау, аны киләчәк буыннарга да калдыру. Борынгы фотосурәтләрне дә җыябыз. Бик тә кызыклы һәм файдалы, — диләр авылның мәдәният хезмәткәрләре.


Нет комментариев