Мәдәни үзәк - Халыклар дуслыгы йортында бу көннәрдә аеруча җанлылык.
Ни дисәң дә, елның иң мәрхәмәтле ае - декабрь якынлаша, инвалидлар көнен каршылап, җирлегебездә игелек декадасы старт алды.
Үзәкнең физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен эшләп килгән кул эшләре, җыр, бию, нәфис сүз түгәрәкләренә йөрүчеләр традицион очрашуга җыйналдылар. Алар әнә шулай үзләренең ел дәвамында башкарган эшләрен, ирешкән уңышларын барладылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Җыр- биюләр тынып тормады. Яңа дуслар табып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Нет комментариев