Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Биегәндә ут чыгара

Казанда узган “Без бергә” балалар халык иҗаты милли фестиваленең гала-концертында Гран-при белән бүләкләнүчеләр арасында Азнакай кызы Ләйлә Ибраһимова да бар.

Ул “Хореография. Соло” номинациясендә үз яшь категориясендә әлеге зур бүләккә ия булды.

Фестиваль бишенче тапкыр уздырылды. Быел аның муниципаль этабында республика районнарының 500 мәгариф учреждениесеннән 31 меңнән артык кеше катнашкан. Аларның 3894 е зонага чыккан. Иң яхшылары республика этабына сайлап алынган.

Ләйлә шәһәребез гимназиясендә 8 нче сыйныфта укый. Ул 3 яшеннән бирле Балалар иҗат үзәгендә Фирүзә Кадырмаева төркемендә хореография белән шөгыльләнә, бик күп конкурсларда, райондагы бәйрәм чараларында, хәйрия концертларында актив катнаша. Халыкара, ил һәм республика күләм бәйгеләрдә җиңүләренең исәбе юк.

– “Без бергә” фестивалендә 2017 елда – өченче дәрәҗә, 2019 елда беренче дәрәҗә лауреат булган идем. Быелгы бәйгегә “Шаян Шапокляк” биюен тәкъдим иттем. Аны танылган хореграф, Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмәтова куйды. Әтием Ильяс белән Казанга йөреп, аннан дәресләр алдык. Ләйсән Рәшидовнага, Фирүзә Кәдимовнага бик тә рәхмәтлемен, – ди Ләйлә Ибраһимова.

Ул Мәдәният йортында Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова җитәкчелегендә “Тылсым” халык балалар театрына да йөри. Шулай ук театраль һәм шигъри бәйгеләрдә дә җиңүләре белән куандыра.

– Ләйлә – бик актив, талантлы кыз. Юкка гына биючене бии-бии остара димиләр. Зур заллы концертларда да, урам бәйрәмнәрендә дә бик теләп үзенең матур биюләрен тамашачыга бүләк итә, – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев