Бүген Азнакайда Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан тормышка ашырылучы “Шәһәрдә әкиятләр” проекты кысаларында урам театры актерлары “Кар бабайлар” тамашасын тәкъдим иттеләр.
Проектта Казан театр училищесы студентлары катнаша.
Яңа ел спектаклен карарга Әлфия Садриева үзенең биш оныгы белән килгән.
– Балаларның икесе Яр Чаллыда, берсе Казанда тора. Бәйрәм ялларына оныклар белән кунакка кайттылар. Тамаша бик ошады, актерларын да студентлар димәссең, бик осталар, – диде Әлфия ханым.
Нет комментариев