МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Сәнгать бердәмлеге: театр, бию һәм музыка» мастер-классы

18 февраль көнне МБУ «Мәдәни үзәк»тә балалар өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Сәнгать бердәмлеге: театр, бию һәм музыка» дигән мастер-класс үткәрелде.

Чараның төп максаты: музыкаль, театр һәм хореография сәнгатенең күптөрлелеген анализлау һәм гомумиләштерү; иҗади сәләтләрне үстерү һәм балаларга сәнгати-эстетик тәрбия бирү.

Балалар хореография, вокал һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар уздылар: төп күнегүләр үтәделәр, сәнгатьнең һәр төре белән якыннан таныштылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Мастер-класс бик кызык һәм үзенчәлекле булды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев