Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында 80 нән артык чара үткәрелгән (ФОТО)

Игелеклелек паркында Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты ябылуга багышланган чара уздырды.

Районыбыз сәнгатькәрләре Зөлфия Галиева, Лилия Идрисова, Азалия Шәйхетдинова, Фәнзирә Кәлимуллина, Луиза Шәфыйгуллина, Лениза Мозаффарова, Азамат Миргалиев, Валера Гыйльманов, «Тамчылар» халык балалар, «Хәтирә» халык ветераннар, тальянчылар халык ансамбльләре; «Юлдаш» вокаль ансамбле үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Мәдәни үзәк каршында эшләп килүче Венера Лотфуллина һәм Регина Йосыпова җитәкчелегендәге иҗат түгәрәкләре мастер-класс үткәрделәр.

Халык артистларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты.

“Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән быел 8 июньдә старт алды. Өч ай буена шәһәребезнең 5 мәйданчыгында 80 нән артык мәдәни-күңел ачу чарасы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев