Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Чыршы бәйрәмнәре башланды - ФОТО

Нурия Хаҗипова спорт мәйданчыгын урнаштыруда актив катнашкан кешеләргә һәм коллективларга, шулай территорияләрен Яңа елга матур итеп бизәгән шәхси йорт хуҗаларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Шәһәребездә Чыршы бәйрәмнәрен Нурия Хаҗипова җитәкләгән 4 нче территориаль үзидарә ачып җибәрде.

Казан урамында, республика грантын отып төзелгән спорт мәйданчыгы янында, Яңа ел тамашасы гөрләде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов микрорайон халкына изге теләкләрен юллады. Кыш бабай һәм Кар кызы төрле уеннар оештырып, күңел ачтырдылар. «Калинушка», «Хәтирә» һәм «Ялкын» ансамбльләре, Мәдәният йорты артистлары чыгышы ямь өстенә ямь булды.

Нурия Хаҗипова спорт мәйданчыгын урнаштыруда актив катнашкан кешеләргә һәм коллективларга, шулай территорияләрен Яңа елга матур итеп бизәгән шәхси йорт хуҗаларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Өстәлдә самовар кайнап утырды. Халык кайнар чәй һәм тәм-томнардан авыз итте.

Бала-чага әти-әниләре төзегән тауда шуып куанды.

Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Чыршы янында очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев