Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Безнең ишегалды этләре» исемле спектакль күрсәтелде

19 февраль көнне, Мәдәни үзәктә «Адымнар» балалар театр студиясе «Безнең ишегалды этләре» исемле спектаклен күрсәтте.

19 февраль көнне, «Укучының мәдәни нормативы» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында, Мәдәни үзәктә «Адымнар» балалар театр студиясенең «Безнең ишегалды этләре» исемле спектакль күрсәтелде (режиссер-куючы, студия җитәкчесе - Галиева З.М., хореограф-куючы - Алтынбаева Р.А.).

Спектакльне карарга 1-нче, 8-нче мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар килде. Яшь артистлар тамашачыларга сценарист Ирина Солодилованың авторлык әсәрен тәкъдим иттеләр.

«Адымнар» театр студиясенең яшь актерлары, үз осталыкларын һәм талантын күрсәтеп, искиткеч уйнадылар. Тамашачылар спектакльне бер сулышта карадылар, яшь актерларга рәхмәт белдереп, алкышладылар.

 

 

Гузәл Николаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев