Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

 Азнакай ветераннары кич буе биеде

 Яшәүнең кадерен белгән өлкәннәребез җәйге гүзәллекнең дә һәр көнен онытылмаслык итү ягында.

Пәнҗешәмбе көнне шәһәр уртасы аларның дәртле биюләреннән гөҗ килеп торды.

 Бию бәйрәмен ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов иҗтимагый тормышта һәрчак актив булган өлкәннәребезне сәламләделәр, аларга изге теләкләрен җиткерделәр, ветераннар советының 50 еллык юбилее уңаеннан алда көтелгән чаралар белән таныштырдылар.

 Шәһәр үзәгендәге Татарстан мәйданында кичке караңгыга кадәр биюләр дәвам итте. Чүпләмле, кайчылы, өчле, алтылы... – борын-борыннан сакланып килгән биюләр өлкәннәребезне яшьлек елларында  бөтерде.  Әби-бабайларына ияреп бәйрәмгә килгән бала-чага да алар янәшәсендә уйнап кинәнде. Әнә шулай әбиләр дә, бәбиләр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев