Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай шәһәрендә парасабантуй узды – ФОТО һәм ВИДЕО

Азнакай районында 3 953 инвалид, шул исәптән 277 инвалид бала яши.

Азнакай | 13 июнь | Резеда ШӘРИПОВА | Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен милли бәйрәмебез Сабантуй Азнакайның Ишкәев исемендәге ял паркында гөрләде.

Парасабантуй районыбызда җиденче елын оештырыла һәм быел инвалидлар җәмгыяте төзелүгә 30 ел тулу белән тәңгәл килде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабантуй белән тәбрикләп, кунакларга изге теләкләрен җиткерде һәм аны үткәрүдә ярдәм күрсәткән предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде.

Сәхнәдә иҗат коллективлары үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Стадион мәйданының төрле почмакларында спорт ярышлары гөрләде. Балалар өчен паркта аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм ботка белән сыйлады.

Язмыш салган сынауларга бирешмичә, спортта, сәнгатьтә югары уңышка ирешүчеләргә, район тормышында актив катнашучыларга һәм юбилярларга бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмдә мөмкинлеге чикле кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә урын алган иде. Мондагы фантазиягә һәм сәләткә шаккатмалы! Мәдәни үзәктә, инвалидлар җәмгыятендә, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче түгәрәкләрдә алар әллә нинди могҗизалар тудырырга өйрәнәләр, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Ә балалар район китапханәсе хезмәткәрләре нәниләрне яңа китаплар белән таныштырып, аларны уку залларына чакырып йөрделәр.

8 яшьлек Данил Сәитовның әле барысы да алда. Әбисе Галина Вилданова оныгының бик аралашучан, кызыксынучан, хәрәкәтчән икәнен әйтте.

Коляскада килеш Данил әллә никадәрле уеннарда катнашкан, бәйрәм хөрмәтенә хәтта сырхауханәгә баруын да кичектергәннәр.

Ул Азнакай 1 нче урта мәктәбенә йөреп белем ала. Беренче сыйныфны тәмамлаган, укырга ярата.

Әнә шундый көчле рухлы, алга омтылышлы кешеләр белән аралашкач, тормыш мәшәкатьләре чүп кенә булып тоела һәм кайчакта авырлыклардан зарланып зар елавың өчен оялып куясың, тәннең түгел, җанның сәламәт булуы мөһим икәнлегенә тагын бер кат төшенәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев