Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы фольклорын өйрәнүче галимнәрне Сәпәй авылында җылы каршыладылар

​​​​​​​Бу көннәрдә Казан галимнәре районыбыз авылларында тарихны өйрәнү буенча эш алып бардылар.

Алар безнең Сәпәй авылында да булып киттеләр.

Кунакларны мәдәният йортында авылыбыз активы бик җылы каршы алды. Очрашуга әби-апаларны, абыйларны да чакырдык. Һәр Казан кунагы үзенең юнәлешләре буенча олы яшьтәге кешеләр белән сөйләште.

Римма апа Мустафина белән Галия апа Хәева бәетләр сөйләделәр, җырлап күрсәттеләр. Шулай ук Римма апа әниләреннән калган кулъязма китапларны да кунакларыбызга бүләк итте.

Галия апа Гәрәева үзенең яшь чакта чиккән сөлгеләрен, мендәр тышларын күрсәтте, аларның тарихлары турында сөйләп узды.

Ирек абый Сәлемгәрәев гармунында, Зәбирә апа Хаҗиева һәм Мирсәгыйт абый Вахитов баяннарында матур итеп уйнап һәм җырлап күрсәттеләр.

Флера апа Яхиева үзенең кулдан ясаган сыбызгы сыннарын һәм чиккән сөлгеләрен алып килде. Флера апаның истәлек итеп саклый торган потефонында уйнаган “Гөлҗамал” җыры кунакларыбыз күңеленә хуш килде.

Җәмилә апа Шакирова бик күп тарихи вакыйгалар сөйләде.

Мирфаяз абый үзенең шаҗәрәләре белән кунакларыбызны шаккаттырды. Шулай ук ул галимнәребезгә авылыбыз зиратларындагы күптәнге кабер ташларын күрсәтте.

Кунакларыбыз очрашуга кәнагәть булып, авыл китапханәсенә үзләренең бүләкләрен тапшырып, сәфәрләрен дәвам иттеләр.

 

Сирена Музаффарова, Сәпәй авыл мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев