Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Монолит микрорайонында бәйрәмнәр күңелле үтә

Микрорайон халкы янә чыршы янына күңел ачарга җыелды

Монолит микрорайонындагы балалар мәйданчыгы, андагы кар тавыннан озын ялларда гел кеше өзелмәде. Балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан ял итү урыны булды ул. Тау шуу гына түгел, яллар дәвамында берничә тапкыр Кыш бабай һәм Кар кызлары катнашында күңелле итеп бәйрәмнәр дә үткәрелде.

Әле соңгысында да Яшьләр үзәге коллективы, 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова халыкны рәхәтләнеп биетеп-җырлатып, ял иттерде. Үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап, Кар кызын шигырьләре белән сөендергән балалар да бүләксез китмәде.

— Мәйданчыгыбыз, чыршыбыз быел да бик матур итеп бизәлде. Аның янәшәсендә уздырылган бәйрәмнәр шундый җанлы, күңелле үтте, оныклар гына түгел, үзебезнең дә күңелләр булып, бала чаклар искә төште, — ди оныгы белән килгән Фәйрүзә Дәүләтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев