Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда смотр-концертларга әзерлек бара

Һәр елны матур традиция буенча үзешчән сәнгать коллективларының смотр-конкурслары уза. Аларның әһәмияте бик зур.

Чөнки биредә өр-яңа талантлар барлана, аларга юнәлеш бирелә. 

Бу көннәрдә шундый смотр—конкурс Әгерҗе авылында узды. Гаилә елы кысаларында уздырылган әлеге бәйгедә биш бала тәрбияләүче Баһауовлар һәм Сатиковлар гаиләсе белән таныштырдылар. Аннан соң район Мәдәният идарәсеннән килгән жюри әгъзалары авыл үзешчәннәре чыгышларын тыңлап, бәя бирделәр, районкүләм бәйгегә иң яхшы чыгышларны сайлап алдылар. 

— Авыл халкына бик рәхмәтлебез. Һәрбер чарада бердәм булып, актив катнашучы үзешчәннәребез бар. Аларга бик зур рәхмәт, — ди авыл Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев