Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Азнакай музеенда балаларга икмәк турында сөйләделәр

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәм Халыкара ипи көне уңаеннан музейда чара узды.

Табыннарыбыз күрке икмәк барыбыз өчен дә изге санала. Гадәти көнкүрештә генә түгел, бәйрәм - мәҗлесләрендә дә икмәк - ипекәйне өстәл түренә куябыз. Сугышның ачысын - төчесен татыган, авыр тормышларны күргән өлкәннәр ипине кадерли. Ә менә балаларыбыз аны беләме?

Күптән түгел Азнакай музеенда кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Игенче хезмәте - тырыш хезмәт" исемле чара булып узды. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне һәм Халыкара икмәк көне уңаеннан әзерләп үткәрелде.
Биредә шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбе укучылары авыл хуҗалыгы ветераны Гөлнур Садыкова белән очрашты. Ул үз чиратында балаларга игенче хезмәтенең асылы турында сөйләп, икмәк өстәлләребезгә килеп утырганчы, нинди юллар үтүе, аның кадере турында төшендерде. Музей экспозициясендәге татар өе күренеше белән танышканнан соң, бодай яргыч, кул тегермәне, җилпуч - иләкне кулларына тотып карый алды балалар.
Соңыннан кунак апаның күчтәнәче - мичтә яңа пешкән ипекәй белән тәмләп чәй дә эчтеләр.

Гөлфия Мостафина, музей экскурсоводы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев