Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында “Татнефть” җәмгыяте гранты нигезендә заман таләпләренә туры килгән сәхнәне яктырту җиһазлары урнаштырылды.
“Сәхнә герое – яктылык” проектының авторы – мәдәният өлкәсендә зур стажлы, Актүбәнең мактаулы гражданины Нина Хвалеева.
““Татнефть” җәмгыятенең Хәйрия фонды мәдәният, мәгариф, экология, спорт, сәламәтлек белән бәйле мөһим социаль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Проект 3 397 029 сум тәшкил итте. Барлык эшләр вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылды”, – ди мәдәният йорты директоры Гүзәл Чекус.
Нет комментариев